Герасимова финанслауның еллык күләмнәренә дә тукталып үтте: “2026 елда – 53 миллиард сум, шуның 28,8 миллиарды федераль бюджеттан алыначак. 2027 елга – 53,3 миллиард, 2028 елга – 57,8 миллиард сум каралган”, – диде ул.
Киләсе елда иң күп акча 3 төп юнәлешкә юлланачак: “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектына – 19,1 миллиард сум, “Гаилә”гә – 17,7 миллиард сум, “Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проектына – 7,5 миллиард сум җибәреләчәк.
Чагыштыру өчен: быел Татарстанда 11 илкүләм проектны финанслау күләме 46,9 миллиард сум тәшкил иткән. Шуның 26,7 миллиарды – федераль бюджеттан, 20,2 миллиарды республика бюджетыннан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез