Татарстан 2025 елда Россия төбәкләрендә инвестицион климатның торышы буенча илкүләм рейтингында икенче урынны саклап калган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә. Беренче урында – Мәскәү. Түбән Новгород та – икенче.
Рейтинг белән таныштыру Петербург халыкара икътисадый форумында узган. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан. Ул беренче рәттә Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин янәшәсендә утырган.
Рейтингны тәкъдим итүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак, Президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм субъектлар башлыклары катнашкан.
Татарстан 2019 елдан бирле бу рейтингта икенче урынны били. Мәскәү – лидер. Безнең республика 2014-2017 елларда беренче урында иде. Ә 2018 елда, Төмән өлкәсе һәм Мәскәүдән калышып, өченче урында булды.
Рейтингны һәр ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы эшлекле берләшмәләр белән берлектә төзи.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез