Татарстан имтиханны гадиләштерелгән рәвештә тапшыру буенча экспериментта катнашачак

Татарстан көллиятләргә укырга керү өчен төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) гадиләштерелгән рәвештә тапшыру экспериментында катнашачак. Мәгърифәт министры Сергей Кравцов «Россия 24» телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“«Экспериментка кайбер башка төбәкләрне дә җәлеп итәргә һәм аны озайтырга ниятлибез, чөнки бер еллык йомгаклар буенча гына ниндидер җитди нәтиҗәләр турында сөйләве кыен. Күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә экспериментны 2029 елга кадәр озайту һәм 3 түгел, ә 6 төбәктә уздыру турында закон инициативасы белән чыгачакбыз. Татарстан, Ростов һәм Төмән өлкәләре дә экспериментта катнашырга ризалык бирде», – дигән министр.

Эксперимент быел Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсендә узган. Максаты – имтиханны гадиләштерелгән рәвештә тапшыруның бәяләү.

Исегезгә төшероәбез: эксперимент көллияткә керергә җыенучы 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын тапшыруны гадиләштерә. Бу 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга 4 фәннән түгел, бәлки рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. Тәкъдим авторлары аңлатып үткәнчә, Россиядә урта һөнәри белемнең абруен һәм аны алу мөмкинлеген арттыруга китерәчәк бу.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре