Татарстан быел иң зур хезмәт хакларына ия булган төбәкләр арасында 14 нче урынга чыккан. “РИА Новости” белгечләре төзегән рейтингта республикада ил буенча уртача хезмәт хакыннан күбрәк алып эшләүчеләр өлеше 35,3 процент, ә ике хезмәт хакыннан күбрәк алып эшләүчеләр 8,7% тәшкил итә.
Исемлектә Татарстан күршесе – Красноярск крае (13 нче урында, уртача хезмәт хакыннан күбрәк алып эшләүчеләр 36,8%, ике хезмәт хакыннан күбрәк алып эшләүчеләр 13,0%) һәм Мәскәү өлкәсе (15 нче урында, 35,1% һәм 10,7%). Ямал-Ненец автономияле округы (65,8% һәм 25,1% ) беренче урынга чыккан. Ханты-Манси автономияле округы – икенче (54,2%, 19,6%). Магадан өлкәсе – өченче (53,3%, 11,5%).
Ә менә Ингушетия иң соңгы урынга чыккан (6,6% һәм 1,6%). Чечня, Кабарты-Балкар, Калмыкия һәм Дагыстанда да бу җәһәттән хәлләр әлләни мактанырлык түгел.
Тулаем алганда, Россиядә хезмәткәрләрнең 32 проценты ил буенча уртача эш хакыннан күбрәк алып эшли. Әлеге күрсәткеч 20 төбәктә Россиядә уртача күрсәткечтән зуррак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез