Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү эшен дәвам итә. 2025 елда министрлык алдында 450 торак бина алу бурычы тора.
Программаны гамәлгә ашыру планлы һәм этаплап бара.
- Беренче төзелгән дәүләт контракты кысаларында Казанда ятим балалар арасыннан булган затлар өчен 37 торак урын сатып алынган;
- 86 торак бина буенча (Әгерҗе, Әлки, Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чистай, Ютазы районнары, Казан) 2025 елның 28 маенда икенче дәүләт контракты төзелгән;
- 81 торак бина буенча (Яшел Үзән, Кукмара, Саба, Тукай, Теләче, Чирмешән районнары) өченче аукцион игълан ителә.
«Программаны гамәлгә ашыру м инистрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу елга план буенча тагын 246 торак урын сатып алуга аукцион уздыру өчен территорияләрне билгеләргә кирәк. Хәзер без сатып алына торган торакның сыйфатына һәм аның билгеләнгән таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирәбез. Программа кысаларында барлык торак биналар төзекләндерелергә, санитария һәм техник нормаларга җавап бирергә тиеш, ятим балаларның уңайлы һәм имин шартларда мөстәкыйль тормыш башлап җибәрү мөмкинлеге булсын өчен», - Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү торак пунктларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез