Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү башлана

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.

  1. «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә җавап бирә торган оешма Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яисә гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа составына үз вәкилен кертү турында закон көченә яисә оешманың уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән гариза, ә коллегиаль орган булмаганда закон көченә яисә оешманың уставы нигезендә бу оешма исеменнән эшләү хокукына ия башка органның карары буенча гариза җибәрә.

Гаризага түбәндәгеләр кушып бирелә:

1.1. Гомумроссия һәм регионара иҗтимагый берләшмәләрнең Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән структур бүлекчәләре үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Рәисенә түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: Кремль, Казан шәһәре, 420014. Тел.: (843) 567-88-92, 567-87-47.

1.2. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, шул исәптән региональ иҗтимагый берләшмәләр, үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: Ирек мәйданы, 1 нче йорт, Казан шәһәре, 420060. Тел: (843) 267-64-25.

1.3. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: Батурин ур., 7А йорт, Казан шәһәре, 420111. Тел.: (843) 567-80-99, 567-80-94.

  1. Гаризалар кабул итү вакыты – 2025 елның 20 октябреннән 18 ноябренә кадәр (шул көнне кертеп).
  2. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешманың гаризасы һәм гаризага кушып бирелә торган аерым документларның үрнәкләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында (https://oprt.tatarstan.ru) урнаштырылган.

ТР Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасын башлау турында ТР Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре