2026 елдан Россия югары уку йортларында Әфганстанның сәләтле балаларын укыту программасы эшли башлаячак. Бу хакта карар ике илнең бизнес-берләшмәләре тарафыннан кабул ителде. Программага барлык чыгымнарны, шул исәптән мәгарифне, яшәү, стипендияне, авиаочышларны каплау каралган, дип сөйләде Россия Әфганстандагы эшлекле үзәк җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
Россия бизнесменнары гамәлгә куйган Әфганстан предприятиеләрендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү Татарстан югары уку йортларында узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез