Татарстан юллары тирәсеннән 353 тоннадан артыграк чүп-чар җыелган

Ике ай эчендә Татарстанда автомобиль юллары тирәсеннән барлыгы 353 тоннадан артыграк чүп-чар җыеп алынган.

Санитар-экология икеайлыгы башланганнан бирле (1 апрельдән) «Россия тимер юллары» филиалы – Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре 8 рөхсәтсез чүплекне юкка чыгарган, 250 агач утырткан. Гомумән, алар барлыгы 34172 кв метр мәйдандагы территорияне ялт иттереп куйган. Горький тимер юлы хезмәткәрләре исә үзләренең карамагындагы 493100 кв метр мәйданны җыештырып, 1509 агач утырткан.

Шулай итеп, «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең Куйбышев һәм Горький тимер юллары хезмәткәрләре ике айлык башланганнан бирле барлыгы 20 мең тоннага якын чүпне полигоннарга озаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

юл чүп чүп-чар

Көн хәбәре