Газетага язылу

Татарстан юлларында быел 13 баланың гомере өзелгән

16 яшькә кадәрге балалар катнашында быел республикада барлыгы 292 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 13 баланың гомере өзелгән, 312 се җәрәхәт алган. Фаҗигаләр саны буенча да, үлүчеләр саны буенча да, ни кызганыч, узган елгы күрсәткечләрне дә узып киткәнбез.

 

– Июль ахырында Яшел Үзән районында булган фаҗигане яхшы хәтерлибез. 6 кешенең бишесе һәлак булды. Аларның дүртесе балалар иде. Икесенә нибары – 13, икесенә – 14 яшь. 15 яшьлек үсмер генә исән калды, авыр җәрәхәтләр белән аны хастаханәгә озаттылар. Төнлә ул үсмерләр машинада нишләп йөргәннәр? Кая барырга җыенганнар? Әти-әниләре бу хакта берни белми булып чыкты, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин. – Балалар турында кайгыртмау менә нинди фаҗигагә китерде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре