Газетага язылу

Татарстан юлларында быел 40 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда ел башыннан юлларда 40 кешенең гомере өзелгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов китергән мәгълүматлар буенча, быелның гыйнварында республикада 171 юл транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 29 кеше һәлак булган һәм 237 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакатләре 25кә кимесә дә, сигез кешегә күбрәк үлгән.

Гомумән алганда, 8 февральгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 288 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше имгәнгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре шулай ук кимрәк, ә юлларда гомерләре өзелүчеләр күбрәк.

– Әлеге юл һәлакәтләре арасында бәрелешүләрнең аеруча күп булуы борчый. Алар барлык һәлакәтләрнең 60 процентын алып тора. Мондый күрсәткечләр машиналарның күп булуы турында сөйли. Һәлакәт килеп чыгуның төп сәбәпләре – бер полосадан икенчесенә күчкәндә, юл чатларын узганда кагыйдәләрен бозу, машина йөртүченең игътибарсызлыгы, – ди Рөстәм Гарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре