Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Юлларның түбәндәге участоклары хәрәкәт өчен яңадан ачылды:
- Р-241 Казан — Буа — Ульяновск трассасы (маршрут башыннан алып 136+969 км га кадәр);
- А-151 Чистай — Ульяновск автомобиль юлы (122+805 км дан 136+710 км га кадәр);
- М-7 «Идел» Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан трассасы (735+683 км дан 828 км га кадәр);
- М-7 «Идел» трассасының Киров шәһәренә илтә торган юлы (15+760 км дан 127+190 км га кадәр).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез