Газетага язылу

Татарстан юлларында үлемнәр саны арткан

Татарстанда 6 ай эчендә 1448 юл-транспорт һәлакәтендә 151 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 26 га күбрәк. Төрле тән җәрәхәтләре алучылар исә – 1747. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Аварияләр һәм зыян күрүчеләр саны кимесә дә, кызганыч, үлүчеләр саны арта бара. Кичә генә дә юлларда булган аварияләрдә 4 кешенең гомере өзелде, диде Гарипов. Аның сүзләренчә, ярты ел эчендә юл чатларында 368 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше вафат булган, 468 е төрле тән яралары белән хастаханәгә озатылган.

– Автомобильчеләрнең игътибарсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен белмәү юлларда куркыныч хәлләргә китерә. Гел каядыр ашыгабыз, светофор сигналларына карамыйбыз. Шуның аркасында җәяүлеләр дә зыян күрә. Быел алар катнашында 72 авария булды. 1 кешенең гомерен саклап кала алмадык, – диде баш инспектор. – Балалар катнашындагы аварияләр саны да кимеми. Өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында балаларның гомерләре өзелә. Быел балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлде, аларда 6 бала үлде. Шуларның 5 е – пассажир, 1 се питбайк йөрткән була. 221 бала төрле дәрәҗәдәге травмалар алды. Җәй җитүгә, балалар катнашында аварияләр бермә-бер арта. Бу хакта онытырга ярамый. Соңгы өч елда нәкъ җәйге сезонда юлларда 16 бала вафат булды. «Хәзер яшүсмерләр арасында питбайклар бик популяр. Транспортны идарә итүдә бер тәҗрибәсе булмаган баланы рульгә утыртабыз. Алар зур юлларга чыга. Бу очракта балаларны үз кулларыбыз белән үтерәбез түгелме?» – диде Гарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре