Бүген – 12 июльдә иртәнге бишенче яртылар тирәсендә Казан – Оренбург автомобиль юлының 238нче чакрымында (Әлмәт районында) котчыкмалы авария булган. Казанга таба баручы “Kia Rio” ниндидер сәбәптән “чыгымчылап”, каршы як юлдан килүче йөк машинасына килеп бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” республика Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче чиктән тыш зур тизлектә килүе сәбәпле каршы як юлга килеп чыккан булса кирәк. Иномарка йөк машинасына килеп бәрегәннән соң юл кырыена “очкан”.
 Авария бик аянычлы тәмамланган: иномарка йөртүчесе һәм ике пассажиры – 42 яшьлек хатын-кыз һәм 20 яшьлек кыз шундук һәлак булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез