Татарстан юлында роботларның йөрүе турында тәүге кисәтүләр пәйда булган

Иннополис юлларда роботларның йөрүе турында кисәткән табличкалары пәйда булган тәүге шәһәргә әйләнгән. Бу хакта Казанның иярчен-шәһәре мэриясе матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

“Бүген юлларда шәһәргә керү урыннарында әйбер китерүче роботлар һәм автоном такси хәрәкәте турында күрсәткечләр урнаштырылды”, – дип билгеләп үтелгән Иннополис администрациясендә.

Шул ук вакытта мэриядә искәртеп үтелгәнчә, Иннополиста яшәүчеләр роботларга күнеккән инде. Кунакларга исә күрсәткечләр киләчәк шәһәренә тизрәк җайлашуга ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта Иннополиста, пилотсыз такси һәм әйбер китерүче роботлардан тыш, дроннар белән йөк ташуны да сынап карамакчылар. Әмма предприятиеләрнең Украина дроннарына каршы урнаштырылган радиоэлектрон көрәш чаралары моңа комачаулык итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре