Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәттә ике кызның гомере өзелгән

Чүпрәле районында коточкыч юл һәлакәтендә ике кызның гомере өзелгән, дип хәбәр итә VKP телеграмм-каналы.

«Лада» җиңел автомобиле зур тизлек белән юл кырыена очкан һәм берничә тапкыр әйләнгән. Анда өч кеше булуы мәгълүм. Ике кыз һәлакәт урынында ук үлгән. Машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

юл һәлакәте

Көн хәбәре