Хөрмәтле Татарстан Республикасы нотариаль бергәлеге вәкилләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нотариат көне белән котлыйм!
Нотариат эшчәнлеге дәүләтнең хокукый системасында төп элементларның берсе булып тора һәм гражданлык эшләренең ышанычлылыгын тәэмин итә. Нотариус һөнәре тирән юридик белемгә ия булуны гына түгел, ә югары әхлакый сыйфатлар, җаваплылык һәм принципиальлек таләп итә.
Сезнең тәҗрибәгез һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз киләчәктә дә хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм республикабызда хокук мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам.
Сезгә уйлаган эш-ниятләрегезнең тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек һәм зур уңышлар телим. Бәйрәм белән!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез