Газетага язылу

Татарстан китап нәшрияты нон-фикшн жанрындагы беренче татар китабын тәкъдим итте

Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлеваның нон-фикшн жанрындагы «Уй + Гамәл = Язмыш» исемле беренче китабын укучыларга тәкъдим итте.

Татарстан китап нәшрияты нон-фикшн жанрындагы беренче татар китабын тәкъдим итте

Татар телендә дөнья күргән әлеге китап «Үз юлым» сериясендә беренчесе булды. Киләчәктә бу серия  төрле авторларның башка темага язылган  китаплары белән тулыланачак. 

Китапның туу тарихы кызыклы: Алсу Исмәгыйлева Дубайда ял иткән вакытта Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Рөстәм Галиуллин элемтәгә чыгып, аңа китап язарга тәкъдим иткән. Шулай итеп һич уйламаганда туган китап ике ай дигәндә язылып,  5 мең данә булып басыла. 

Китапта уй һәм гамәл сөрешен башка якка юнәлтеп, тормышларын үзгәрткән 19 хатын-кызның язмышы сурәтләнә.  Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 16 китап героеның тамашачы арасында утыруы үзгә бер халәт тудырды. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре