Әлеге вазифага язучы, «Казан утлары» әдәби журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин билгеләнде.
Билгеле булганча, моңа кадәр 10 ел дәвамында нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин иде. Күптән түгел аның бу вазифадан үз теләге белән китүе турында билгеле булды.
Рөстәм Галиуллин баш мөхәррир вазифасыннан китә.
«ВТ» белешмәсе
Рөстәм Галиуллин — язучы, филология фәннәре кандидаты;
2011-2014 елларда «Идел» журналы, 2018 елдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире була;
Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы;
Муса Җәлил премиясе лауреаты;
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез