Татарстан китап нәшриятының баш редактор урынбасары республиканың II Вице-миссисы булды

Татарстан китап нәшриятының баш редактор урынбасары Венера Шәмсетдинова VI «Миссис Татарстан-2025» Республика матурлык һәм уңыш бәйгесендә «II Татарстан Вице-миссисы» титулын яулады. Моннан тыш, ул тамашачы мәхәббәте призына да ия булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев.

Конкурсның финалы Казанда узды. Анда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Чистай һәм Әлмәттән финалга үткән 18 вәкил чыгыш ясады. Турыдан-туры һәм читтән торып үткәрелгән сайлап алу этапларында барлыгы 127 дәгъвачы катнашты.

Фото: © Раиль Шакиров

Венера Шәмсетдинова сүзләренчә, финалга әзерлек аш-су һәм иҗади күнекмәләр күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль сынауларны үз эченә алган.

«Бай һәм катлаулы программага да карамастан, без бер-беребезгә ярдәм иттек һәм бергә булудан рәхәтлек алдык. Минем өчен һәр катнашучы - уникаль, ә дуслык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы үзгә бер җылылык һәм бердәмлек хисе тудырды, бер-беребезгә киңәшләребез белән ярдәм иттек», - диде Венера Шәмсетдинова «Татар-информ» агентлыгы журналистына.

Фото: © Раиль Шакиров

«Әлбәттә, минем җиңүем – ул шәхси уңышым гына түгел, ә якыннарым, дусларым һәм хезмәттәшләремнең зур ярдәме нәтиҗәсе дә, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Аларның миңа карата ышанычы яхшылап әзерләнергә һәм конкурс сынауларын уңышлы узарга көч бирде», - дип өстәде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-kitap-nasriyatynyn-bas-redaktor-urynbasary-respublikanyn-ii-vice-missisy-buldy-5908162

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре