Газетага язылу

Татарстан көрәшчесе Дөнья кубогы чемпионы булды

Уфа шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы үтте.

Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогы чемпионы исеменә лаек булды. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

Ярышлар 19-21 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узды. Быел әлеге ярышларда 20 илдән 300гә якын спортчы катнашты. Алар арасында «Юбилейный» спорт мәктәбе көрәшчесе, бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алучы Илфат Миңнегалиев та бар иде. Ул Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, үз авырлыгында  Дөнья кубогын отты. Спортчыларның тренеры – Айрат Миңнегалиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре