Газетага язылу

Татарстан коронавирустан үлүчеләр күрсәткече иң түбән булган өч төбкә арасына кергән

Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова җиткергән.

Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясендә COVIDтан үлем күрсәткече 0,95% тәшкил итә һәм дөньядагы гомуми саннар белән чагыштырганда шактый түбәнрәк. «Иң түбән үлем күрсәткече Тамбов өлкәсендә, Свердловск өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Рязань, Курск, Липецк, Ульяновск өлкәләрендә, Тыва Республикасында теркәлгән», – диде Голикова, Федерация Советында узган "Хөкүмәт сәгате"ндә чыгыш ясаганда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан коронавирус

Көн хәбәре