Татарстан күгендә өч пилотсыз очкыч юк ителәгән

Бүген төн уртасыннан иртәнге бишкә кадәр Россия территориясе өстендә Украинаның 50 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Өчесе Татарстан күгендә юк ителгән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда иртәнге өчтән пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлдә булып килә. Алабуга һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме курынычы игълан ителде. Республика аэропортларында “Келәм” режимы кертелде.

Шимбә – 30 августта да Татарстанда шундый режим игълан ителеп, аэропортлар ябылды. Пилотсыз очкыч куркынычы 03.52 сәгатьтән 06.51 сәгатькәчә гамәлдә булды. Һава “капкалары” ике сәгать чамасы эшләмәде. Казан һәм Түбән Кама аэропортлары (3.07 һәм 3.37 сәгатьтә ябылган иде) өч сәгатьтән соң кабат эшли башлады.

Татарстанда соңгы тапкыр 12 августта 9 пилотсыз очкычны бәреп төшерделәр. СВО башланганнан бирле республика территориясе өстендә шуның кадәр күп дроннарның юк ителгәне юк иде әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре