Бу хакта мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 5:00дә пәйда булды.
Дроннар Татарстанның Зәй районы кадык авылы янында да күзәтелгән.
Моңа кадәр, Мәскәү буенча 4.40 сәгатьтә, БПЛА Әлмәт һәм Яр Чаллыга һөҗүм куркынычы игълан ителгән иде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә ышык урыннарга (подвалларга, паркингларга) төшәргә, тәрәзә янына килмәскә, игътибарлы һәм сак булырга кушылган иде.
Әлмәт һәм Чаллыда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы 7.02 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.
3:06да Росавиация вәкиле Артем Кореняко үзенең Телеграм-каналында хәбәр итүенчә, Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга чикләүләр кертелгән. 3.23 сәгатьтә Түбән Кама аэропортында да чикләүләр кертелде.
6.56 да Татарстан башкаласы аэропортында очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен игълан ителгән чикләүләрнең бетерелүе билгеле булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез