Газетага язылу

Татарстан кунакханәләренә MAX аша урнашып булачак

2026 елда Татарстанда MАХ илкүләм мессенджеры аша кунакханәләргә килүче кунакларны цифрлы урнаштыру буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

Инициатива кысаларында кунакханәләрдә теркәлү процедурасы гадирәк булачак. Туристлар номер ачкычларын кәгазь документларны рәсмиләштермичә генә ала алачак, бу кунакханә персоналына йөкләнешне киметәчәк, дип белдерделәр ведомствода.

Проектта катнашуга барлык кунакханәләр җәлеп ителә. Моның өчен Туризм буенча дәүләт комитетының электрон почтасына заявка җибәрергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре