Газетага язылу

Татарстан кырларыннан җыелган ашлык күләме ике миллион тоннадан арткан

Татарстан басуларыннан җыеп алынган ашлык күләме ике миллион тоннадан артып китте.

20 августка булган мәгълүматларга караганда, республика игенчеләре экваторга якынлашты: бөртекле һәм кузаклы культуралар 531 мең гектар мәйданда суктырылган, ә бу исә барлык мәйданның 48 процентын тәшкил итә.  Уңдырышлылык – гектарыннан 38,1 центнер.

Иң күп уңыш җыеп алган районнарга килгәндә, беренче урында – Минзәлә (108 мең тонна), икенче урында – Тәтеш (91 мең тонна), өченче урында – Алексеевск районы (83 мең тонна).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре