Газетага язылу

Татарстан кышын автомобильдә сәяхәт итү өчен иң кулай төбәкләр исемлегенә кергән

Татарстан быел кышын арендага алынган автомобильдә йөрүне күздә тотып килүче туристларны иң еш кабул иткән төбәкләр исемлегенә кергән.

 

“ТАСС” “Авито Авто” һәм “Путешествия” экспертлары төзегән рейтинг мәгълүматларына таянып язганча, Краснодар крае бу җәһәттән лидер булып кала (арендатор-туристларның 56 проценты әлеге өлкәгә туры килә). Шуннан соң Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Ставрополье (72%) һәм Мурманск өлкәсе (65%).

Республика ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр арасында 10 нчы урынга чыккан. Татарстанда автомобильне арендага алып торган туристлар өлеше 26% тәшкил иткән. Бу – Мәскәү һәм Санкт-Петербург күрсәткече чамасы (27шәр процент), әмма Дагыстан (39%) һәм Новосибирск өлкәсенекеннән (39%) кимрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре