Шаньдун провинциясе делегациясен Хэцзэ шәһәре кунаклары - Хэцзэ мэры урынбасары Гао Жунго, шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ван Гуйжун, физик культура һәм спорт эшләре идарәсе башлыгы Ши Чанхуа, ушу мәктәбе директоры Ця Циу, футбол мәктәбе директоры Ван Вэнькэ һ.б.) тәкъдим итте.
Татарстан ягыннан, министрлык хезмәткәрләреннән тыш, республиканың спорт федерацияләре вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе, шул исәптән Хэцзэ шәһәре арасында ике яклы хезмәттәшлек перспективалары очрашуның төп темасы булды.
Очрашуга чакырылучылар арасында тхэквондо буенча Татарстан җыелма командасы баш тренеры Сергей Титкин да бар иде. Ул соңгы 10 елда Кытайда тхэквондоның динамик рәвештә үсеш кичерүен, анда спортның бу төре буенча бик күп чаралар узуын билгеләп үтте, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез