“Бу елның җиде аенда Татарстаннан Кытайга авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 33,5 миллион доллар тәшкил итте. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк”, – диде ул.
Аның әйтүенчә, 2026 елның җиде аенда Татарстаннан 49 илгә чыгарыла торган авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 277,8 миллион доллар тәшкил иткән. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,8 процентка күбрәк. “Быел гомуми экспорт күләмендә Кытай Халык Республикасына туры килгән өлеш 5,8 проценттан 12,1 процентка кадәр артты. Без Кытайны без стратегик хезмәттәш буларак карыйбыз”, – диде министр урынбасары.
Рөстәм Гайнуллов әйтүенчә, республикадан Кытайга киткән продукциянең асылын биш төрле продукция тәшкил итә. “Беренче урында – җитен орлыгы (43 процент). Ел башыннан бирле 14,4 миллион долларлык җитен орлыгы экспортка китте. Икенче урында – үсемлек түбе (22 процентка якын). Беренче бишлектә бөртекле-кузаклылар (16 процент), рапс мае (12 процентка якын) һәм шикәр продукциясе (6 процент) дә бар. Соңгысын Кытайга озату күрсәткече быел дүрт тапкыр артты”, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез