Татарстан кызы "Голос. Дети" проектында Егор Кридны "борылырга" мәҗбүр иткән

Кичә Беренче каналдагы " Голос. Дети" (6+) проектында Казаннан 10 яшьлек Ралина Ибраева Леонид Агутинның «Самая лучшая» җырын башкарган.

Жюри әгъзаларынннан бердәнбер кеше – Егор Крид аңа "борылган" һәм аны үз командласына чакырган. Җырчы әйтүенчә,  Ралинаның җырлавы аны елмаерга һәм борылып карарга мәҗбүр иткән.

Ралина дүрт яшьтән җырлый. Ә хәзер 4нче сыйныфта укый һәм хәзерге вакытта популяр музыкант һәм продюсер Игорь Крутой академиясе студенты да. Әлегә ул тугызынчы сезонда Татарстаннан  бердәнбер катнашучы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голос. Дети

Көн хәбәре