Казанда яшәүче Динара Сәләхова Болгариядә узган "Миссис Европа-2024" конкурсында җиңүче булды. Бу хакта ТАСС Россия оештыручыларына сылтама белән хәбәр итте.
Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан кызы шулай ук ике өстәмә номинациядә җиңү яулады: «Иң яхшы милли костюм» һәм «Конкурс иганәчесе сайлау».
Җиңүче исеме өчен берничә илдән, шул исәптән Италиядән, Германиядән, Нидерландтан, Португалиядән һәм Украинадан 25 катнашучы көрәшкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез