Бу хакта «Татар-информ»ның экстремизмга һәм терроризмга каршы тору турындагы матбугат конференциясендә Татарстанда террорчылыкка каршы Комиссиянең эксперт советы рәисе урынбасары Анна Кондратьева сөйләде.
«Яшүсмерләргә профайлинг темасы ошый, ул алар өчен кызыклы була бара. Эксперт советының төп концепты – яшүсмерне эшчәнлеккә җәлеп итү. Без планлаштырган һәм гамәлгә ашырылганнары яшүсмерләрне профилактика һәм агарту механизмнарына җәлеп итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Үз үрнәкләре белән алар безгә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча бу мөһим стратегик бурычны үтәргә ярдәм итәчәкләр», – дип билгеләде Анна Кондратьева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез