Татарстан – лидерлар сафында: СВОда катнашучы 90 кеше "Бердәм Россия"дән сайлауга тәкъдим ителгән

Татарстан “Бердәм Россия” партиясеннән сайлауга тәкъдим ителгән кандидатлар – махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар саны буенча әйдәп баручы төбәкләрнең берсенә әйләнгән. Республикада төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә 90 шундый кандидат катнаша. Партиянең генераль Советы секретаре Владимир Якушев “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, лидерлар сафында – шулай ук Дагыстан (СВОда катнашкан 118 кеше) һәм Воронеж өлкәсе (84 кеше). Әлегә башлангыч мәгълүматлар бу – муниципаль дәрәҗәдә тавыш бирү дәвам итә һәм ул август урталарына төгәлләнәчәк.

“Барлык кампанияләр буенча, җирле сайлауны да кертеп, һичшиксез, Дагыстанның лидерлыгын, аның артыннан Татарстан һәм Воронеж өлкәсе баруын билгеләп үтәргә кирәк”, – дигән Якушев.

Ул башлангыч тавыш бирүнең ачый праймериз рәвешендә 19-25 майда узуын, анда теләгендә булган барлык сайлаучыларның катнаша алганлыгын искә төшергән. Җиңүчеләр арасына СВОда катнашкан 827 кеше кергән.

Төбәкләр парламентларына сайлауда Новосибирск өлкәсе беренче урында бара. Биредә махсус операциядә катнашкан 16 кеше кандидатлыкка тәкъдим ителгән. Чиләбе өлкәсендә – 8, Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә – 5әр СВО ветераны.

Муниципаль сайлауда да СВО ветераннары актив катнаша.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә барлыгы 81 төбәктә 5 меңнән артыграк сайлау кампаниясе узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре