Колоннаны муниципалитет башлыгы Дмитрий Иванов җитәкли. Шәһәрдә гуманитар ярдәмне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршы алды һәм озата барды.
Лисичанскидагы гуманитар үзәккә балалар өчен товарлар һәм башка кирәк-яраклар (яңа туган сабыйлар өчен комплектлар, балалар ризыгы, коляска, уенчыклар, шулай ук инвалидлар коляскасы, ходункилар, олылар өчен подгузниклар һәм башка кирәк-яраклар тапшырдылар.
«Бу - бик кирәкле ярдәм. Бүген балалы гаиләләргә һәм өстәмә ярдәм таләп ителгән кешеләргә нәкъ менә шундый товарлар кирәк. Чистай районына һәм бу йөкне әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез», - диде Лисичанск гуманитар үзәге мөдире Ирина Маздорова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез