Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Рамазан-шәриф ае башланырга өч ай кала Татарстан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Курслар 2025нче елның 15 ноябреннән һәм 2026нчы елның 18 февраленә (Рамазанга) кадәр алып барылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар Казанның 8 мәчетендә узачак: «Рәшидә» (Чәчәкле урамы, 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Әниләр» (Газовая урамы, 18), «Иман нуры» (Дорожная урамы, 32), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан урамы, 3, корпус 2), «Әхмәдзәки» (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дачная урамы, 3а), «Нурислам» (Муса Бигиев урамы, 36) мәчетләре, шулай ук Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 8/28). Быел Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында (Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 28) хатын-кызлар өчен дә курслар үткәрү ниятләнә.

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Рамазан ае – Коръән иңә башлаган ай, шунлыктан Рамазан аен Коръән укып үткәрү кабул ителгән.

Курсларга +7 9503288226 (ир-атлар) һәм +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар) телефон номерлары аша язылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре