Татарстан – мәдәният өлкәсен үстерү буенча лидерлар рәтендә

Россиядә мәдәният өлкәсен цифрлы трансформацияләүгә зур игътибар бирәләр. Бу хакта Kazan Digital Week халыкара форумының пленар сессиясендә Россия мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Татарстан – мәдәният өлкәсен үстерү буенча лидерлар рәтендә», – дип өстәде Алексеева.

Ул ассызыклаганча, илдә берничә цифрлы сервис эшли, алар мәдәниятне халыкка якынрак һәм аңлаешлырак итә. Шундыйларның берсе дип ул «Артефакт» кушымтасын атады - фотография буенча ул теге яки бу экспонатны билгели һәм аның турында сөйли, шулай ук аның беренчел торышын күрсәтә.

Моннан тыш, өстәмә чынбарлык булган сервислар да бар. Ә ясалма фәһемне музей экспонатларын реставрацияләүдә актив кулланалар. Моннан тыш, фильмнарны цифрлы реставрацияләү дә бар – ул кадрларны торгызу һәм иске фильмнарның сыйфатын яхшырту өчен кулланыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре