Бүген республикада 1624 мәктәп исәпләнә. Яңа уку елына аларда санитария, туклану, сәламәтлеккә бәйле сораулар ничек хәл ителгән? Бу хакта Роспотребназдорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина туры эфирда сөйләде.
«Без мәктәпләрне контрольдә тотабыз. Материаль яктан тәэмин ителешне, уку бүлмәләре, спорт заллары, медицина кабинетлары, ашханәләрнең торышын күзәтеп торабыз. Әгәр хилафлыклар табылса, төзәтергә кушабыз. Мәктәпләргә 340 кисәтү ясалды. Яңа уку елы башына аларның барысы да үтәлергә тиеш иде. Үтәлгәненә шикләнмим”, – диде Марина Патяшина.
Идарә башлыгы әйтүенчә, мәктәпләрдә капиталь ремонтлар үткәрелә. Шуңа күрә һава чисталыгы, су сыйфаты буенча лаборатор тикшерүләр уздырыла.Шулай ук яктылык мәсьәләсе дә игьтибарда тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез