Татарстан мәктәпләре үпкә ялкынсынуы көчәю сәбәпле өйдә торып укуга күчә

Казанда кайбер мәктәпләр узган атнада шуңа күчкән.

Узган атнада Казанның кайбер мәктәпләре, микроплазмалы пневмония (бактерияләр китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы) көчәю сәбәпле, балаларны өйдә торып укытуга күчә башлаганнар. Әйтик, “Салават Күпере” торак комплексында урнашкан 182нче лицейда өлкән сыйныф укучылары 30 ноябрьгә кадәр дистант форматында укыячак, дип яза KazanFirst.

Ропотребнадзорның Татарстандагы идарәсеннән билгеләп үтелгәнчә, инфекция таралуга юл куймау максатындагы чара бу.

– Ел фасылына туры килә торган хәл. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар уздыру эше көчәйтелде: тән температурасы, ютәл, томау кебек билгеләре булганнар, тулысынча савыкканчы, мәктәпкә кертелми. Инфекциянең башка балаларга һәм персоналга таралуын булдырмас өчен уку-укытуның дистант формасы гамәлгә кертелә, – дип аныклап үткән ведомство белгечләре.

Шул ук вакытта, белгечләр билгеләп үткәнчә, укучыларны өйдә торып укуга мәктәп директоры, балаларның 20 проценттан артыграгы мәктәпкә (сыйныфка) килмәгән очракта кабул итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре