Татарстан мәктәпләрендә 44 сыйныф карантинга ябылган

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика мәктәпләрендә грипп һәм ОРВИ аркасында 44 сыйныф карантинга ябылган. Чаллыда – 17, Питрәчтә – 11, Чистайда – 4, Баулы һәм Казанда 3әр сыйныфта балалар өйләрендә утырып белем ала.

Министрлыкның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә 35017 бала иртәнге фильтрны узмаган, ягъни аларда авыру билгеләре ачыкланган.

Инде хәбәр иткәнебезчә, республикага балалар өчен коронавируска каршы вакцина кайтты. Аны чәршәмбедән кадый башларга җыеналар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре