Ул гадәттән тыш хәл килеп чыгу турында тиз арада ашыгыч хезмәтләргә сигнал җибәрергә мөмкинлек бирә. Республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сервис фаҗига очракларын булдырмый калу һәм персоналның гамәлләрен координацияләү өчен булдырылган.
Система ярдәмендә бер төймәгә генә басып ашыгыч хезмәтләргә сигнал җибәреп була. Төймәгә басканнан соң сигнал җибәрүченең кайсы мәктәптә, ничәнче катта һәм нинди номерлы кабинетта булуы турында төгәл мәгълүмат Росгвардиягә яки 112 системасына тапшырыла.
Кушымта интернет тотрыксыз булганда да эшли. Тревога сигналы кушылганнан соң учреждениенең барлык хезмәткәрләренең телефонына көчле тавышлы хәбәр килә. Ул хәтта телефон тавышсыз режимга куелган очракта да тавышлы булып килә.
Платформаны реаль вакыт режимында өйрәнү тренировкалары уздыру өчен кулланырга планлаштыралар, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез