«Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә республика мәктәпләрендә махсус парталар бизәлә. Аларда геройларның фотосурәтләре, аларның тормыш юлы һәм батырлыклары турында мәгълүмат урнаштырыла. Хәзерге көндә республиканың мәгариф учреждениеләрендә шундый 13 истәлекле парта ачылды», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, Татарстанда «Геройлар белән диалоглар» проектын тормышка ашыру дәвам итә, ул безнең батыр ватандашларыбыз – Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Георгий кавалерлары, Батырлык ордены кавалерлары, махсус хәрби операция геройларының батырлыкларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
2025 елда 500гә якын чара үткәрелде, аларда 68 меңнән артык кеше катнашты, дип өстәде Кадыйров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез