Татарстан медицина учреждениеләренә гриппка каршы 700 меңгә якын вакцина кайтарылган

Татарстан медицина учреждениеләренә гриппка каршы 700 меңгә якын вакцина алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр иткән.

«Вакцина бүген өлешчә – 700 мең доза килде, шуңа күрә тулы масштаблы вакцинация кампаниясе турында сөйләшергә иртәрәк. Вакцинаның төп партиясе килүен көтәбез», – дигән Дмитрий Лопушов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре