Росгидромет явым-төшем “чакыруга” сәләтле технологияләргә ия. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров республиканың Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән.
“Урыны белән явым-төшем “чакыруга” сәләтле очып йөрүче лаборатория бар. Башта аны җирдә сынап карарга, шуннан соң кулланырга мөмкин. Росгидромет хезмәткәрләре безгә килеп, шушы җиһаз белән эшләргә өйрәтергә әзер”, – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез