Татарстан Милли китапханәсе һәм Кремль яр буе мәйданында "Корбан Фест" фестивале узачак

"Татар-информ" агентлыгында узган очрашуда "Утыз-Имәни" мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин 16 июньдә Татарстан Милли китапханәсе һәм Кремль яр буе мәйданында "Корбан Фест" фестивале узачагын хәбәр итте. Бәйрәм кичке сәгать биштән тугызга кадәр дәвам итәчәк.

"Әлеге фестиваль - чын гаилә бәйрәме. Ул кунакларыбызга да, җәмгыятебез өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез", - диде Ирек Җиһаншин.

Билгеле булганча, әлеге фестиваль Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан 2018 елдан бирле уздырыла. Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

"Быелгы фестивальдә "Рамазан Фест"тагы кебек үк 15 меңгә якын кеше катнашыр дип көтәбез. Шуңа күрә аны оештыру өчен мәйданның да зуррагын сайладык", - дип ачыклык кертте ул.

Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч бәйгеләр, 50 төрле мастер-класс, күргәзмә, утлы шоу көтә. Бәйрәм дәвамында тамак ялгау урыннары, төрле сәүдә нокталары да эшлиячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре