Биредә дәваланучы СВО хәрбиләренә алар ризыклар, тәм-том, гигиена кирәк-яраклары һәм кием-салым алып килде, дип яза “Татар-информ”.
“Милли-мәдәни автономияләр махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итеп килә. Алдынгы сафлардагы Татарстан батальоннары хәрбиләре белән зур эш алып бардык. Донецк юнәлешендә, шуннан соң Курскида эшләдек”, – ди Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин. Ассамблея 2025 елдан барлыгы 100 миллион сумлык ярдәм күрсәткән.
Болар – 20дән артык җиңел машина, ике йөк машинасы көпчәк, питбайклар. Әле күптән түгел генә хәрбиләрнең соравы буенча 60 радиостанция җибәргәннәр. Моннан тыш автономияләр вәкилләре маскировка челтәрләре үрә һәм окоп шәмнәре ясый. “Дошман безне милләт буенча аерып, Россияне көчсезләндерергә маташты. Әмма нияте барып чыкмады. Бердәмлектә көч икәнен тагын бер кат күрсәттек”, – дип басым ясап әйткән Ренат Вәлиуллин.
12нче хастаханәгә гуманитар йөкне таҗиклар, чечен һәм греклар автономияләре җитәкчеләре алып килгән. Ренат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, Халыклар ассамблеясенә керүче барлык автономияләр, үз мөмкинлекләренә карап, бәһасез ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта 12нче хастаханә госпиталендә СВОда катнашучы 500 хәрби дәвалана. Биредә аларга 10нан артыграк юнәлеш буенча тәүлек әйләнәсе медицина ярдәме күрсәтелә. “Бигрәк тә травматология һәм хирургия юнәлешләре буенча хәрбиләргә ярдәм итәбез. Хастаханә бик яхшы җиһазланган. Шулай да безгә ярдәм күрсәтергә әзер булган оешмалар белән актив төстә хезмәттәшлек итәргә әзербез. Бу ярдәмне сөенеп кабул итәбез. Госпитальдә дәвалану шартларын яхшыртачак, уңайлылык тудырачак ул”, – ди 12нче хастаханәнең баш табибы Рамил Әхмәтов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез