Гомумән алганда, Милли музей һәм аның филиаллары мәйданчыкларында татар телендә 55тән артык программа тормышка ашырыла икән. Татар телле программалар Милли музейның төп бинасында, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Муса Җәлил музей-фатирында, Каюм Насыйри музеенда, Шәриф Камал татар әдәбияты тарихы музеенда, Салих Сәйдәшев татар музыкасы музеенда бар. «Юстиция тарихы» музеенда татар телендәге чараларда катнашырга мөмкин.
Чараларның төп концепциясе – музейларның мəктəплəр, төрле уку йортлары белəн тыгыз элемтəдə эшлəве. «Əлеге формат укучыларга музеебызны төрле яктан яңача ачарга мөмкинлек бирəчəк. Чараларның аудиториясе 1 сыйныфтан алып студентларга кадəр каралган. Чаралар музейлар биналарында, шулай ук мəктəплəргə йөрү форматында оештырыла ала. Мондый программалар ярдәмендә без туган тел мохитен формалаштырабыз. Театрлар һәм концертлар белән бергә, музей да татар теленә чумарга мөмкин булган урын», – диде ТР Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов.
Музейларда уза торган чаралар хәзерге заман балаларының кызыксынуларыннан чыгып әзерләнә. Остаханә, сөйләм дәресе, төрле тематик экскурсияләр-квестлар, лекцияләр форматында күп төрле программалар эшли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез