Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге һәм ЗАГС органнары системасы зур югалтуга дучар булды. 1985-1999 елларда Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС бүлеге мөдире булып эшләгән Шәмсетдинов Ринад Мөхәммәдәмин улы 11 март көнне 88 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.
Ринад Шәмсетдинов 1937 елның 15 сентябрендә Казан шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. 1970 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәре “Уралэнергоремонт” предприятиесендә 5 нче разрядлы слесарь буларак башлап җибәргән. 1985 елның 18 июнендә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС бүлеге итеп билгеләнде.
Ул 14 елдан артыграк вакыт дәвамында Татарстан Хөкүмәте ЗАГС бүлегенә җитәкчелек итеп, үзен инициативалы, белемле җитәкче буларак күрсәтте.
Ринад Мөхәммәдәмин улы тармакта киң колачлы үзгәрешләрнең чишмә башында торды. Көндәлек хезмәте белән социаль яктан иң әһәмиятле һәм иң кирәкле, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән хезмәт буларак, Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу хезмәтенең заманча образын формалаштырды.
Ринад Шәмсетдинов ЗАГС органнарының матди-техник базасын яңартуга, кирәкле милек һәм җиһазлар сатып алуга үзеннән саллы өлеш кертте. Аның башлангычында Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларының архив фондын реставрацияләү башланды. Шулай ук Ринад Мөхәммәдәмин улы җитәкчелегендә Татарстанда 12,5 миллион берәмлектән артыграк гражданлык хәле актлары архивы булдырылды. Алар нигезендә кешеләр документлар алды.
Аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеген җайга салучы законнар һәм норматив-хокукый база булдырылды.
Ринад Мөхәммәдәмин улына һәрвакыт бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, оптимизм рухы, югары дәрәҗәдә профессионализм, зирәклек һәм ватанпәрвәрлек хас булды. Ул бервакытта да кешеләрнең проблемаларына карата битараф калмады, һәрвакыт республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты.
Ринад Мөхәммәдәмин улы Шәмсетдиновның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез