Газетага язылу

Татарстан мобиль интернеттан файдаланучылар буенча беренче урында

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк, тагын 702 се яңартылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.

«Татарстанда 4,8 миллион мобиль интернеттан файдаланучы исәпләнә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округына керә торган төбәкләр арасында беренче урында», – диде министр.

Аның сүзләренә караганда, чикләүләр вакытындагы кыенлыкларны хәл итү өчен челтәрнең мөмкинлекләрен арттырырга кирәк. «2026 елда элемтә операторлары 1100 инфраструктура объектына инвестицияләр җәлеп итәчәк. Бүген әлеге эшләрнең яртысы төгәлләнгән инде», – диде Илья Начвин. Министр әйтүенчә, иң зур эшләр Казанда (277 объектта), Түбән Камада (113 объектта) һәм Чаллыда (93 объектта) башкарылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре