Газетага язылу

Татарстан мөфтие якынлашып килә торган Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килә торган Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Газиз милләттәшләрем!

Бүген - Гашүрә алды көне. Аллаһы Тәгалә бу көндә бик күп пәйгамбәрләргә җиңү биргән һәм дошманнардан коткарып калган. Гашүрә бөтен кешелек дөньясына сабак бирә: пәйгамбәрләрнең иманы нык, тәвәккәллеге көчле булганга, Раббыбыз аларга Үзенең ярдәмен җибәргән. Гашүрә көнен олылау өчен, Рәсүлебез мөселманнарга ураза тотарга кушкан. 

Ибне Габбастан, аннан һәм аның атасыннан Аллаһ риза булсын, хәбәр ителә: "Рәсүлебез Гашүрә көнендә һәм Рамазан аенда ураза тотарга омтылган кебек омтылганын башка бер көндә дә күрмәдем" (Бохари һәм Мөслим). Шуның белән бергә, бу уразаны Гашүрәдән бер көн алдан яки бер көн арттан өстәп тотарга кирәклеге турында да хәдисләр бар. Быел Гашүрә көне уразасы көннәре 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә. 

Аллаһ Раббыбыз безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен!»

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре