Газетага язылу

Татарстан мөселманнары исеменнән сугышчыларга гуманитар йөк тапшырылды

Татарстан Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшин Җиңү көне уңаеннан махсус хәрби операция зонасына барды һәм Татарстан мөселманнары исеменнән сугышчыларга гуманитар йөк тапшырды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоны батырларына җәрәхәт алучыларны чыгару өчен люлькалы 2 мотоцикл һәм 1 байк, 2 генератор, 10 моно тәгәрмәч, хәләл тушенка һәм тиз әзерләнә торган аш, дарулар, повербанклар, балталар, чүкечләр, бензин белән эшләүче пычкылар, газ плитәсе, вытяжкалар, мунча мичләре һәм башка кирәк-яраклар тапшырылды.

Әлеге гуманитар йөк битараф булмаган мөселманнар ярдәме белән әзерләнде һәм илтеп тапшырылды, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре