Өлкән буын кешеләрен кызыклы күргәзмәләр, даими экспозицияләр һәм бай мәдәни программалар көтә. Акциядә катнашу өчен MAX мессенджерындагы «Цифровой ID»ны күрсәтергә кирәк булачак.
Акция кысаларында түбәндәге музей учреждениеләренә бушлай керү мөмкинлеге булачак: Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Казан шәһәренең музей комплексы, Болгар, Биләр һәм Чистай музей-тыюлыклары, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы.
Акция шулай ук инвалидлар һәм күп балалы гаилә әгъзаларына да кагыла, алар музейларга бушлай йөри ала. Студентлар өчен 50% ташлама каралган. Хәрби махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары да уңайлылык өчен «Цифровой ID»ны куллана ала.
Бу инициатива – льготалы гражданнар өчен «Культура поMAХимуму» дип аталган зур федераль программаның бер өлеше, дип аңлаттылар Татарстан Мәдәният министрлыгында.
«Цифровой ID»ны кушымта аша яки дәүләт хезмәтләренең федераль порталында рәсмиләштерергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез